Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да Сабантуй онлайн-форматта узачак. Милли бәйрәмнең трансляциясе ТНВ каналында 4 июльдә реаль вакыт режимында барачак. 7:00дән 20:30га кадәр эфирда котлаулар, концертлар һәм бәйрәм кушымталары күрсәтеләчәк.

Яр Чаллы шәһәренең «Болгар» җыр һәм бию театры шунда чыгыш ясау өчен номер әзерләделәр. Моннан тыш, 3 һәм 4 июльдә шәһәрнең мәдәни учреждениеләре чаллылылар өчен бәйрәм онлайн-программасы оештырдылар. «Бүгенге көннән без социаль челтәрләрдә, мәдәният идарәсенең рәсми сайтларында, учреждениеләрдә онлайн-чаралар сериясен башлап җибәрәбез. Аларны #Сабантуй2020 хештегы астында карарга була. Мәсәлән, «КАМАЗ» мәдәният сарае бәйрәм традициясе турында сөйләячәк, халык флешмобы, бәйрәм традицияләре һәм уеннары буенча онлайн-викторина оештыра», – дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев.

Чаралардан трансляция мәдәният идарәсенең "Вконтакте" социаль челтәрендә һәм Instagramда алып барылачак. «Энергетик» мәдәният сарае коллективы шәһәрдәшләребез өчен «Яр Чаллы шәһәре Сабантуе тарихы» дигән онлайн-концерт әзерләде. Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Разаева алып барачак. «Эврика» мәдәни үзәге белгечләре милли стильдә тактаны бизәү һәм түбәтәй ясау буенча мастер-класслар әзерләгәннәр. «Кызыл тау» мәдәният үзәге оештырган видеогид тамашачыларга милли аш-су турында сөйләячәк. Татарстанның милли ризыгын «чәк-чәк»не ничек әзерләргә «Сабантуй гүзәле»дә катнашучы күрсәтәчәк. «Болгар» бию театры шәһәрдә яшәүчеләр өчен TATDANCЕ Чаллы татар милли бию сәнгате буенча онлайн-флешмоб әзерләде. Роликлар көн дәвамында театр битендә урнаштырылачак.

Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чаллылыларны татар өйләренә, сәүдәгәр лавкасына видеоэкскурсиягә чакыралар. Чаллы картиналар галереясе «Сәнгатьтә Сабантуй» онлайн-сәхифәсен ачып җибәрә. Сабантуйны бәйрәм итүнең онлайн-программасы белән биредә танышырга мөмкин. Әйтергә кирәк, Иван Купала - славян халык бәйрәме шулай ук онлайн-форматта 5 июльдә узачак.

Җомга, 3 июль 2020, 10:02