Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр

1.  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты гомуми бүлегенең мәгълүмати тәэмин итү һәм мәгълүмати иминлек бүлекчәсе (алга таба – бүлекчә) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) мәгълүматларын комплекслы саклау, контрольдә тоту һәм мәгълүмати иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Башкарма комитет бүлекчәләренең эшен оештыру һәм координацияләү өчен төзелгән.

2.  Бүлекчә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларга, гомуми бүлек турындагы нигезләмәгә, шулай ук әлеге нигезләмәгә таянып эш итә.

3.  Бүлекчә үз эшчәнлегендә турыдан-туры гомуми бүлек башлыгына буйсына.

2 бүлек. Бүлекчәнең төп бурычлары һәм функцияләре

4. Бүлекчәнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

1) Башкарма комитетның мәгълүматларын саклауны оештыру;

2) Башкарма комитетның мәгълүматларын саклау һәм санкцияләнмәгән үтеп керүләрне булдырмау чараларын күрүне контрольдә тоту;

3) мәгълүмати иминлек буенча инцидентларны өйрәнү.

5.  Бүлекчәнең төп функцияләре түбәндәгеләр:

1) Яр Чаллы шәһәренең бердәм мәгълүмат киңлекләрендә Башкарма комитетның мәгълүмат системалары үсешенә (яңартылуына) һәм камилләшүенә ирешү максатында аларның үзара килешенеп, берлектә эшләвен тәэмин итү;

2) Башкарма комитеттагы мәгълүматның, шул исәптән дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматның санкцияләнмәгән үтеп керүләрдән техник сакланышын оештыру;

3) Башкарма комитетның мәгълүмати һәм коммуникацияләр системасын эшләтүне тәэмин итү;

4)  мәгълүматны барлык комплекслы саклау чараларына хезмәт күрсәтү һәм алар белән идарә итү, мәгълүмати куркынычсызлыкка янауларны нәтиҗәле кире кагу;

5) бүлекчә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын эшләү;

6) мәгълүматны саклау мәсьәләләре буенча оештыру, координацияләү, методик җитәкчелек итү эшләрен башкару;

7) дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматны комплекслы саклау эшләрен оештыру, техник чаралар эшләүне оештыру һәм аларны гамәлгә кертү;

8)  бердәм техник сәясәт үткәрү, Башкарма комитеттагы мәгълүматны саклау эшләрен оештыру һәм координацияләү;

9)  дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматны чит илнең техник разведкаларыннан, аларның техник каналлар аша читкә чыгуыннан саклау буенча эшләр планлаштыруны һәм комплекслы саклауны гамәлгә ашыру;

10) Башкарма комитетта аттестацияләүгә һәм тиешле дәрәҗәдә серлелек булган мәгълүматлар белән эшләгәндә мәгълүмат саклауны тәэмин итү таләпләрен үтәү буенча аттестация үткәрүне оештыруга эш урыннары әзерләүдә катнашу;

11) хезмәт буенча мәгълүматның тулылыгын, дөреслеген, һәркем ала алырлык булуын һәм конфиденциальлеген гарантияләүне тәэмин итү;

12) дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматлар белән эш башкаруга техник йөкләмәләрне килешенүдә катнашу;

13) Башкарма комитетта мәгълүматны саклау чараларының нәтиҗәлелегенә квартал саен контроль ясау;

14) техник чараларны һәм алар урнашкан урыннарны карау нәтиҗәләре буенча аларның саклану дәрәҗәсе турында техник документлар тутыру;

15) Башкарма комитетның структур бүлекчәләре хезмәткәрләренең мәгълүмат саклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыру өчен укулар оештыру.

16) «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм алар нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларны үтәү өчен кирәкле чараларны тәэмин итү.

17)  «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү.

6. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлекчә башка функцияләр дә үти.

3 бүлек. Бүлекчәнең хокуклары

7. Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен бүлекчә билгеләнгән тәртиптә түбәндәге хокукларга ия:

1) мәгълүматны саклау мәсьәләләре буенча эшләр оештыру һәм үткәрү өчен кирәкле материалларны сорату һәм алу;

2) мәгълүматны саклау буенча оештыру һәм идарә итү документлары проектларын эшләү;

3) мәгълүматны саклау буенча эшләүгә мәгълүмат саклау өлкәсендә эшләр башкаруга лицензияләре булган оешмаларны килешү нигезендә җәлеп итү турында тәкъдимнәр әзерләү;

4) Башкарма комитетның структур бүлекчәләренең мәгълүматны саклау буенча таләпләрне үтәүләрен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

5) мәгълүматны саклау мәсьәләләрен карап тикшергәндә Башкарма комитетның даими эшли торган техник комиссиясе эшендә катнашу;

6) санкцияләнмәгән үтеп керүләр, дәүләт сере булып саналган мәгълүматларның читкә чыгуы (яки читкә чыгу өчен алшартлар булу) беленгән очракта, Башкарма комитет Җитәкчесенә эшләрне туктатып тору турында тәкъдим белән чыгу.


8. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлекчә башка хокукларга да ия.

4 бүлек. Эшчәнлекне оештыру

9. Бүлекчә мөдире әлеге вазыйфага гомуми бүлек башлыгы тәкъдиме буенча Башкарма комитет боерыгы белән билгеләнә һәм вазыйфадан да шул рәвешле азат ителә.

10. Бүлекчә мөдире түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

1.  Бүлекчә эшен планлаштыру һәм бүлекчә функцияләре үз вакытында үтәлү өчен җавап бирә;

2.  Бүлекчәгә йөкләнгән бурычлар һәм функцияләр үтәлүен тәэмин итә;

3.  Бүлекчә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча әзерләнгән документларны һәм материалларны имзалый;

4.  Бүлекчә хезмәткәрләрен бүләкләү һәм дисциплинар җәзага тарту буенча гомуми бүлек башлыгына тәкъдимнәр әзерли;

5.  Бүлекчәнең штат расписаниесе, кадрлар сайлап алу һәм урнаштыру, яңадан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү буенча гомуми бүлек башлыгына тәкъдимнәр әзерли;

6.  Гамәлдәге законнар, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.

11. Бүлекчә мөдире турыдан-туры гомуми бүлек башлыгына буйсына.

12. Бүлекчә мөдире булмаган чорда аның вазыйфаларын бүлекчәнең баш белгече башкара.

13. Бүлекчә хезмәткәрләрен вазыйфага билгеләү һәм вазыйфадан азат итү бүлек башлыгы тәкъдиме буенча Башкарма комитет боерыгы белән башкарыла.

14. Бүлекчә хезмәткәрләренең вазыйфаи бурычлары Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе тарафыннан бүлек башлыгы белән килешенү буенча расланган вазыйфаи инструкцияләрдә язылган.

5 бүлек. Җаваплылык

15. Бүлекчә хезмәткәрләре түбәндәгеләр өчен җавап тота:

1) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә аларга йөкләнгән бурычлар үтәлмәгәндә яки тиешенчә үтәлмәгәндә;

2) үз хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру процессында Россия Федерациясенең административ, җинаять һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә хокук бозулар кылынганда;

3) Россия Федерациясенең хезмәт һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә матди зыян китерелгәндә.


Җитәкче:

Камаретдинов Айдар Ринат улы

Мәгълүмати тәэмин итү һәм мәгълүмати иминлек бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Пятница, 30 июня 2023, 10:05