Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1972 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә туган.

1991 елда Кама политехника техникумын тәмамлаган.

1996 елда Кама политехника институтына укырга керә. Аңа «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча менеджер квалификациясе бирелә.

2004 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтына укырга керә. Аңа «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча менеджер квалификациясе бирелә.

1992 – 1998 елларда Хакимиятнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләре идарәсендә баш бухгалтер, әйдәүче икътисадчы булып эшли.

2001 – 2003 елларда Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә икътисадчы, аннары баш бухгалтер булып эшли.

2003 елдан Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы социаль яклау идарәсенә күчерелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елның 27 гыйнварындагы 83/Л санлы боерыгы нигезендә «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге директоры вазыйфаларына керешә.


34-41-28