Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллының Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Шәһәр Советының йомгаклау утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Андрей Максимов, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә белән танышты, анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе һәм казанышлары тәкъдим ителде.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Аның чыгышы шәһәрнең узган елгы уңышлары турында ике минутлык видеоролик белән үрелеп барды.

 Агымдагы елга планнар турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы 2021 елда 320 мең кв метр торак файдалануга тапшыру планлаштырылуын билгеләп үтте. Бу максаттан Замелекесье, 63, 64 микрорайон, Орловка бистәсендәге «Притяжение» торак районы, «Озеро» һәм Чаллы-Яр торак комплексы территорияләрен комплекслы төзү дәвам итә. "Аларны инженер, юл һәм социаль инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсендә без республика Хөкүмәтенең ярдәменә өметләнәбез", - диде Наил Мәһдиев.

Ул хәбәр иткәнчә, быел Гостев урамында аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәр юлларны ремонтлау, Мостовая төзелеше белән бергә Шамил Усманов урамын ремонтлауны дәвам итү, Сөембикә һәм Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендәге боҗра чишелешен төзү бурычы тора. Алдагы елларга трамвай инфраструктурасын үстерү дә планлаштырыла. ЗЯБ, ГЭС һәм Замелекесье районнарында 16 километр озынлыкта яңа тармак проектлаштыру башланды.

Шәһәр халкын җәмәгать транспортында йөртүне тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып тора. Быел шәһәр маршрутларына 20 берәмлек МАЗ автобусын чыгару планлаштырыла . Моннан тыш, Мәскәү җитәкчелеге белән ирешелгән килешүләр кысаларында шәһәргә 40 ЛИАЗ автобусы бушлай тапшырылды. Хәзерге вакытта кирәкле документлар рәсмиләштерелә, беренче кварталда автобуслар шәһәр маршрутларына чыгачак.

 Быел 34, 63 микрорайонда һәм «Притяжение» торак районында 660 урынга исәпләнгән өч мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. 1 сентябрьгә Чулман проспектында һәм Замелекесье микрорайонында ике яңа мәктәп ачылачак. Аларның беренчесе полилингваль, анда укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Моннан тыш, ике балалар бакчасы һәм дүрт мәктәп ремонтланачак. 10 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла. «Шәһәр бюджеты хисабына дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдән 1300дән артык укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Халыкның безнең адреска һәм депутатларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләрен исәпкә алып, без 2021 елның 1 сентябреннән әлеге категориягә 3 балалы гаиләләрне кертү турында карар кабул иттек», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

 Быел «Дулкын» йөзү бассейны һәм Яр Чаллы курчак театры өчен бина ремонтланачак. «Мастеровые» рус драма театры өчен яңа бина төзелеше башланды.

«Чыгышымның ахырында миңа барлык чаллылылар исеменнән республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәһәребез өчен мөһим булган барлык проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәнгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Безнең республика Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына уртак эшебез һәм инициативаларыбызны хуплавыгыз өчен зур рәхмәт. «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Анатольевич Когогинга, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларына, бигрәк тә шәһәр халкына Чаллы һәм безнең республика иминлеге өчен зур уртак эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», – диде ул.

Яр Чаллыда узган Шәһәр Советының йомгаклау утырышы кысаларында Яшьләр парламенты әгъзасы, иреклеләр үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина чыгыш ясады, пандемия вакытында Чаллы волонтерларының эше турында сөйләде.

Ул шулай ук Яр Чаллы иреклеләренең «Татарстан иреклесе» республика сменасы, «СелиАс» Халыкара белем бирү форумы, «Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр форумы кебек республика, бөтенроссия һәм Халыкара ирекле мәктәпләр һәм форумнарда катнашуын билгеләп үтте.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев автокаланың депутатлар корпусы исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага Яр Чаллыда яңа күппрофильле хастаханә төзү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

 Шәһәр парламентының йомгаклау утырышы барышында ТР президенты катнашында Шәһәр Советы депутаты, ТР халык артисты Виталий Агапов та чыгыш ясады. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлау үтенече белән чыкты.

Татарстан Республикасы президенты шулай ук тугыз чаллылыга дәүләт бүләкләре тапшырды.


Сишәмбе, 16 февраль 2021, 17:59