Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

Яр Чаллы балаларны имин йөртү өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган Ford Transit маркалы өч микроавтобус алды. Транспорт чараларына 84 нче Гали Акыш исемендәге Лицей-интернат, "Камаз" мәдәният сарае, "М.Ш. Бибишев исемендәге Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе ия булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре республика үсешенә зур өлеш кертә: «Шуны әйтәсем килә, без үз эшебездә һәрвакыт муниципалитетлар һәм җирлекләргә таянабыз. Безнең республика Россия төбәкләре арасында лаеклы урын алып тора. Монда сезнең эшнең өлеше зур. Көн саен сез гражданнарның мөһим проблемаларын хәл итәсез, территорияләрнең тормыш - көнкүрешен тәэмин итәсез», - диде ул.

Пәнҗешәмбе, 17 декабрь 2020, 12:34