Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «ХИМРЕСУРС «НПК» компаниясе – «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты эпоксид сумала җитештерүне башлап җибәрде. Проектның гомуми бәясе 50 млн сум тәшкил итә. 21 яңа эш урыны булдырылган.

«ХИМРЕСУРС «НПК» компаниясе эпоксид сумала әзерләү буенча үз технологиясен эшләгән. Фәнни-тикшеренү эшләре Казан милли-тикшеренү технология университеты һәм Ярославль технология институты белән берлектә үткәрелде.

"Безнең максат – импортны алыштыру, Чаллыда каты эпоксид сумала җитештерүне локальләштерү. Продукциягә ихтыяҗ шактый югары һәм Россиядә булган тәкъдимнәр эпоксид сумала куллануның барлык өлкәләрен тәэмин итү өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә әлеге җитештерү стратегик яктан мөһим", - дип билгеләп үтте компаниянең генераль директоры Эдуард Яруллин.

Продукцияне төп кулланучы - «Алабуга» ОЭЗ территориясендә коррозиягә каршы саклану чаралары, клей һәм абразив материаллар җитештерү белән шөгыльләнүче «3М» халыкара компаниясе. Компания шулай ук Данис Зариповның «ЗаряД» заводы кәшәкәләре җитештерүгә дә продукция китерергә планлаштыра.

Эпоксид сумала композит материаллардан файдаланып продукция җитештерүдә бәйләүче буын булып тора, аның элементлары авиация-комиссия, автомобиль сәнәгатендә, шулай ук спорт җиһазлары җитештерүдә кулланыла. Компания 2018 елдан бирле «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты санала.

Җомга, 30 октябрь 2020, 16:00