Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Депутатлар шәһәр парламентының булачак утырышының көн тәртибе, шул исәптән Чаллы территориясендә кибетләр һәм җәмәгать туклануы нокталары мәйданының минималь күләмен билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать турында фикер алыштылар. Аның фикеренчә, мәйданы 100 кв метрдан да ким булмаска тиеш. 

Наил Мәһдиев аңлатканча, 2020 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" 78-6 номерлы закон проекты беренче укылышта кабул ителгән.


Закон проектын өйрәнү документның әзерләнгән рәвештә кабул ителүе Яр Чаллыдагы хәлне уңай якка үзгәртмәячәген күрсәтте. Килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының минималь мәйданын 50 квадрат метрдан да ким булмаган билгеләү «наливайка» дип аталучы залларның мәйданы буенча зур булмаган 11 зал эшчәнлегенә кагылачак. Килеп туган хәлне анализлау хезмәт күрсәтү залының рөхсәт ителгән мәйданының түбән чиген 100 квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә урнаштыру кирәклеген раслый. Тәкъдим ителә торган чикләү шәһәрнең җәмәгать туклануы 33 объекты эшчәнлегенә кагылачак.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әлеге закон проектын икенче укылышка әзерләү барышында республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү залының минималь күләмен билгеләүгә дифференциацияләнгән якын килү мөмкинлеге карала. Профильле комитет Шәһәр Советына безнең республика парламентына Чаллы территориясендә күпфатирлы йортларда яки алар янәшәсендәге территорияләрдә җәмәгать туклануы объектларында килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының минималь күләмен билгеләү турында мөрәҗәгать әзерләргә тәкъдим итте. Минемчә, мәгънәсе аңлашыла. Безнең депутатлар, ә алар ун кеше, Дәүләт Советында бу уңайдан чыгыш ясадылар. Шуңа күрә без бу мөрәҗәгать республика парламентына барып җитсен өчен әлеге карар проектын Шәһәр Советының чираттагы утырышы каравына кертергә планлаштырабыз», - диде шәһәр башлыгы, сүзне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотовага тапшырып.

Ул билгеләп үткәнчә, Чаллыда торак йортларның беренче катларында урнашкан 318 объект, яисә алар янына куелган биналарда, шул исәптән 272 - сәүдә һәм 46 - җәмәгать туклануы объекты алкоголь продукциясен сата. 46 җәмәгать туклануы предприятиесенең 19ы лицензиягә ия, шул исәптән 9ы - килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының мәйданы 100 квадрат метрга кадәр. Бары тик сыра һәм сыра эчемлекләре - 27 җәмәгать туклануы объекты гына лицензиягә ия түгел, аларның 24е хезмәт күрсәтү залының мәйданы 100 квадрат метрдан ким булган. "Мондый йортлар гражданнар тормышына турыдан-туры кагыла, шау-шу, җәмәгать тәртибен бозу, җинаятьләр кылу кебек уңайсызлыклар китерә. Алар ягыннан күп санлы шикаятьләр килә", - дип ассызыклады Наталия Кропотова.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре шәһәр халкы белән үткәрелә торган һәр очрашуда күтәрелүен хәбәр итте. Соңгы өч елда, әлеге проблема буенча, "Халык контроле" Дәүләт Мәгълүмат Системасына гаризалар саны 2,3 тапкыр артты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе тәкъдим иткән рәсми мәгълүматларга караганда, 2019 елда исерек хәлдә 1035 җинаять кылынган, 3744 алкогольгә каршы законнарны бозу очрагы ачыкланган, аларның 3634е - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә кылынган.

"Әлеге чикләүләр халык арасында алкоголь продукциясен чамадан тыш куллану масштабларын киметүгә һәм алкоголизмны профилактикалауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен алга таба гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк", - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Мәсьәлә буенча фикер алышуны тәмамлап, Наил Мәһдиев шәһәрнең "наливайка"лары хуҗаларына карата җитди дәгъвалары булуын ассызыклады. "Без бизнесны хөрмәт итәбез, әмма гражданнар күз яшьләре аша төзелә торган бизнесны түгел. Бизнес белән шәһәр халкының тынычлыгын бутарга ярамый. Әлеге мәсьәлә белән бәйле барлык тискәре күренешләр үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, чаллылыларның гаиләләрендә тынычлыкта чагыла. Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге-зур кыйммәт. Шуңа күрә без үз позициябезне Дәүләт Советында яклаячакбыз", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның июнь аенда Наил Мәһдиев торак йортларның беренче катларында алкоголь сатуны чикләү яки тыю мәсьәләсен карау үтенече белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллады.

Чәршәмбе, 5 август 2020, 17:12