Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда тавыш бирү процедурасы өч көн дәвам итәчәк: 11-13 сентябрь көннәрендә. Шул ук вакытта бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә кадәр саклана, диелә РФ Үзәк сайлау комиссиясе карарында. Татарстанда сайлау процессының үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен, территориаль сайлау комиссияләрен булдырмыйча гына, видеокүзәтү оештырылачак. Ул "онлайн" режимында участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләрне тапшыру һәм кабул итүне тулы контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

"Өч көн тавыш бирү – бу уңайлы. Гражданнар сайлау участогында үзләре өчен уңайлы көндә килә ала", - дип белдерде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Татарстанда күзәтүчеләр сыйфатында 15 меңнән дә ким булмаган граждан гариза бирер дип көтелә, чөнки Иҗтимагый палатадан тыш, күзәтүче теркәлгән кандидат, шулай ук сәяси партия тарафыннан да билгеләнергә мөмкин.

Сишәмбе, 28 июль 2020, 08:27