Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6 июльдә 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә. Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, боз явуы, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр артуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы Яр Чаллыда +16..+19 градус, максималь һава температурасы көндез +29..+32 градус тәшкил итәчәк.

Берәр нинди бәла-каза килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номеры - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Дүшәмбе, 6 июль 2020, 13:23