Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда пневмония белән авыручылар саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10%ка арткан. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев журналистлар белән матбугат конференциясе барышында хәбәр итте. "2019 һәм 2020 елларның биш ае эчендә күрсәткечләрне чагыштырып карасак, быел бераз үсеш күзәтелә ул 10% һәм бераз азрак. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда вәзгыятьнең тотрыклануы күзәтелә, тулаем алганда, респиратор системасы авыруларының яңа очраклары саны буенча. Госпитальләштерү терелеп чыгучылардан артмый", - дип билгеләде спикер.

Александр Николаев кайсы очракларда пациентның госпитализацияләнүен һәм аңа нинди очракта коронавирус инфекциясенә анализ ясалуын аңлатты: "Табиб урында клиника картинасы, сулыш җитмәү, шуңа бәйле авырулар буенча халәтнең авырлыгын бәяли. Болар барысы да бәяләнә һәм госпитализацияләү яки амбулатор дәвалауны үткәрү турында карар кабул ителә. Тагын бер кат әйтәсе килә, COVID-19га тест үткәрү өчен махсус күрсәткечләр бар. Теләк бар, ә күрсәткечләр башканы сөйли. Кайчагында алар тәңгәл килмәскә мөмкин. Сораулар булса, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диде ул.

Җомга, 3 июль 2020, 11:04