Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бердәм Россия" 36 нчы конференциядә Шәһәр Советы депутатларын сайлауга кандидатларның партия исемлеген раслады. Алар барлыгы 40 кеше. 27 кандидат - бердәм сайлау округы, 13е-бер мандатлы сайлау округы буенча тәкъдим ителә.
Бердәм сайлау округы буенча Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, АМЯХ баш табибы Марат Мөхәммәдиев, «Тормоз механизмнары заводы» фәнни-җитештерү берләшмәсенең коммерция директоры Татьяна Белькова, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Чаллы мэры урынбасары Флера Андреева, җырчы, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры киңәшчесе Рамил Вәгыйзов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина, «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, «КАМАЗ» ГАҖ финанс директоры Андрей Максимов, «СТВ-Медиа» холдингы генераль директоры Әбделхак Батюшов, «КАМАЗ» ГАҖ корпоратив директоры Жанна Хәлиуллина, «Сетевая компания» ААҖ филиалы-«Төзелә торган объектлар дирекциясе» директоры Ленар Зарипов, 84 нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдәвесә Әюпова, Түбән Кама ГЭСы директоры Илдус Муллагалиев, «ЧудоДети» дәвалау педагогика үзәге директоры Ася Кислова, "Мәдәният һәм ял паркы" МУП директоры Рим Сафиуллин, "Үсеш" сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин, "Спецпол" оешмасы директоры Илгиз Юнысов; «Союз-Регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов, «Луч» предприятиесе директоры Руслан Мостафин, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Елена Шуралева, «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» баш табибы Резеда Мавзютова, «Мастеровые» театры директоры Армандо Диамантэ 3 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Рамил Сабитов, «ГранПри» полиграфия компаниясе җитәкчесе Евгений Ивлев тәкъди ителде.

Бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлегендә: «Рбр 16» генераль директоры Таһир Сөнгатуллин («Парковый» – 3 нче округ), «Камгэсэнергострой» УКС гендиректоры Альберт Петров (5 нче округ), «Роскам» гендиректоры Андрей Елантьев (8 нче округ), ПРЗ директорының персонал буенча урынбасары Ринат Алимбәков (9 нчы округ), «Домкор Индустрия» гендиректоры Рөстәм Гайнуллов (10 нчы округ), «Исмиль» директоры Илнур Исмәгыйлев («Сөембикә» – 12 нче округ), , «Сетевая компания» ААҖ филиалы директоры» - Эдуард Шаронов ("Ахметшина" – 13 нче округ ), РФ Пенсия фондының Чаллыдагы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов («Гренада» – 14 нче округ ), «Жилэнергосервис» генераль директоры Әхәт Галәветдинов («Энтузиаст» –15 нче округ ), "КАМАЗ" ГАҖ логистика үзәгенең транспорт логистикасы департаменты директоры Евгений Архипов («Соцветие» –18 нче округ ), 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Вадим Матюшин ("Цветочный" – 19 нчы округ ), "КАМАЗ" ГАҖ двигательләр заводы директоры Сергей Снарский ("Солнечный" – 20 нче округ), «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ гендиректоры Владислав Гаврилов («Залесный» – 22 нче округ).

Киңәшмәдә катнашучылар кандидатлар өчен тавыш бирү фамилия буенча түгел, ә исемлек буенча узачак дигән карарга килде. Бюллетеньнәр барлык санитар-эпидемиологик нормаларны исәпкә алып тапшырылды. Тиешле күпчелек тавыш инде җыелган.

Дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатлар сайлау 13 сентябрьдә узачак. Бу көнне Татарстанда республика президентына сайлаулар булачак.

Пәнҗешәмбе, 2 июль 2020, 18:20