Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев капиталь ремонт бара торган мәгариф учреждениеләренә инспекция визиты үткәрде. Башта мэр Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче  гимназиядә эш барышы белән танышты. Аннары Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә башланган масштаблы эшләр белән танышты. 2020 елда мәктәпкә 35 ел тула.

"Җиңүнең 75 еллыгы елында без Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен йөртә торган мәктәпне тәртипкә китерәбез. Акча күп кенә учреждениеләргә бүлеп бирелә, шулай да Эльмира Габдулахатовна кебек һәр директор да төзелеш эшләренең нечкәлекләренә төшенеп бетми. Әгәр һәр җитәкче эшкә болай якын килсә, уңыш тәэмин ителгән дигән сүз", - дип билгеләде Наил Мәһдиев. Финанслау суммасы 132 млн сум тәшкил итә. Алар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Мәгариф учреждениесе директоры Эльмира Шәрипова сөйләвенчә, бинаның фасадын һәм эчке бизәкләү эше белән дизайнерлар шөгыльләнгән.

10 мең кв. метрдан артык мәйданлы бинада төзүчеләр түбә, сантехника, электрика, инженерлык системаларын монтажлау эшләрен башкардылар. Хәзер төзүчеләр идәнне яңарту белән шөгыльләнәләр. Спорт залында зур эш алып барыла.

Капиталь ремонт быел 46 нчы урта мәктәптә дә үткәрелә. Әйтергә кирәк, 2019 елдан аңа Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исеме бирелгән. Учреждение директоры Тәнзилә Камалова кабинетларда фасад җылытылу сәбәпле, җылы булды, дип билгеләп үтте. Объектта ремонт эшләрен шулай ук Чаллының «Медик»төзелеш оешмасы башкара. Ремонтка 48 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевның 29 нчы комплекста урнашкан 34 нче полилингваль «Алтын балык» балалар бакчасы белән танышуы, учреждениеләрне карап йөрүнең соңгы ноктасы булды.

 62 млн сумлык объектта ремонт эшләрен Чаллының «Спецпокрытие» төзелеш оешмасы алып бара.  Моның өчен акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар бер юлы берничә чит тел өйрәнә. Бүген бакчада сигез полилингвальный төркем бар. 

Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1,5 млн сумлык җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Гадәттәгечә, бу максатларга финанслау шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә.

Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә интерьер гына түгел, өлешчә бүлмә дә үзгәрәчәк.

Сишәмбе, 30 июнь 2020, 17:57