Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 65 яшьтән өлкән кешеләр арасында коронавирус белән авыручылар саны уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: "Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинаның аналитик материалында Яр Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар күбрәк һәм бу күрсәткеч буенча без республикада уртача күрсәткечләрдән югарырак барабыз", – дип билгеләп үтте ул. Наил Мәһдиев чаллылыларны, чикләү чаралары йомшартылуга карамастан, битлек-перчатка режимын сакларга өндәде: "Үзизоляцияләү режимын барлык кешеләргә, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә үтәргә кирәк, чөнки алар куркыныч төркеменә керә. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, пандемия юкка чыкмады, ул әле дә безнең янда. Без моны авырулар саны буенча, шул исәптән хастаханәдән тыш пневмония булуында да күрәбез. Яшь кешеләр вирусны җиңелрәк формада кичерә ала, ә өлкән буын кешеләре, аннан тыш авыруларны исәпкә алып, бу хастаны авыр кичерә. Аларның сәламәтлеге - алар кулында", - диде мэр.

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 712 очрагы теркәлгән. Узган ял көннәрендә-27 һәм 28 июньдә, COVID-19 диагнозы 15 кешедә расланды.

Пәнҗешәмбе, 2 июль 2020, 11:13