«Заман» яшьләр үзәге 2020 елның 27 июнендә Яшьләр көнен бәйрәм итү
кысаларында битлекләр фестивален башлап җибәрә. Конкурста катнашу өчен
14 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр чакырыла. 24 июньгә кадәр катнашучыларга
үз куллары белән оригиналь битлек әзерләргә һәм «Заман» яшьләр үзәгенә алып
килергә кирәк. Шәхси саклану чарасы төрле иҗади техникаларда эшләнергә
мөмкин. Эшләрнең фотолары «Заман» яшьләр үзәгенең Вконтакте төркемендә
урнаштырылачак. Җиңүчене онлайн-тавыш бирү юлы белән 27 июньдә
билгеләячәкләр. Фестивальнең нәтиҗәсе буларак «Яшьләр көне» шәһәр
бәйрәменең онлайн-эфирында битлекләр дефилесе булачак. Шулай ук фестиваль
кысаларында саклагыч битлекне бизәү буенча мастер-класслар сериясе
оештырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 21 июнь 2020, 10:51