Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Президенты Владимир Путинның гражданнарга мөрәҗәгатенең тулы текстын китерәбез.

«Кадерле дуслар! Хөрмәтле Россия гражданнары!

Россиядә эшләми торган атна ахырына якынлаша. Шул ук вакытта табиблар, шәфкать туташлары, медицина оешмаларының барлык персоналы киеренке режимда эшләвен дәвам итә.

Аларга хәзер җиңел түгел. Нәкъ менә алар хастаханәләрдә һәм йогышлы авырулар бүлекләрендә, барлык табиблык участокларында колач җәюче эпидемиядән сакта тоталар: кешеләрне дәвалыйлар, коткаралар, авыру барлыкка килүне һәм үсешен булдырмый калалар. Илнең барлык гражданнары безнең медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләренә кушылырлар дип ышанам.

Бу көннәрдә ил һәм җәмгыять өчен бик мөһим булган башка өлкә хезмәткәрләре дә үз бурычларын үти. Шулай ук сезгә – барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Һәм, әлбәттә, волонтерларга, иреклеләргә, битараф булмаган кешеләргә, эпидемиягә каршы көрәштә үзләренең шәхси җаваплылыгын тоеп, хакимият һәм табиб-белгечләрнең рекомендацияләрен катгый үтәүчеләр, үзләре турында, туганнарының һәм якыннарының сәламәтлеге турында, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге турында кайгыртучы барлык гражданнарга рәхмәт әйтергә кирәк.

Бөтен ил буенча игълан ителгән эшләми торган көннәр, шулай ук күп кенә төбәкләрдә яшәүчеләр өчен каралган үз-үзеңне изоляцияләү режимы, барлык хакимият органнарын мобилизацияләү, сәламәтлек саклау системасының ресурсларын арттыру, үзебезнең тәҗрибәбезне дә, башка илләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен дә кулланып, эпидемиягә каршы мөмкин кадәр нәтиҗәле көрәшү өчен, безгә вакытны җиңәргә мөмкинлек бирде.

Без, өлкән буын кешеләрен җитди куркынычтан саклап кала алабыз, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, башка уку йортларында эпидемия таралуга юл куймыйбыз. Мин моны принципиаль мөһим дип саныйм. 

Әлбәттә, алга таба нәрсә эшләргә кирәк, безнең нинди карарлар булачак дигән сорау туа. Ассызыклап әйтәм: аларны кабул иткәндә, әле дә куркыныч янаганын аңларга кирәк кирәк. Вирусологлар фикеренчә, дөньяда эпидемиянең иң югары ноктасы әле узмаган, шул исәптән безнең илдә дә.

Шуңа бәйле рәвештә, мин ай азагына, ягъни 30 апрельгә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән, эш көннәре режимын озайтырга дигән карар кабул иттем.  

Шул ук вакытта хәл үзгәрә, төрле төбәкләрдә дә, хәтта аларның аерым муниципалитетларында да, ул шулай ук төрлечә юнәлеш ала. Бездә зур, бик зур ил, халык тыгызлыгы төрле, федерация субъектлары бар, анда коронавирус кешеләр өчен җитди куркыныч тудырган, Мәскәүдәге кебек, федераль һәм шәһәр хакимиятенең кабул ителгән чараларына карамастан, хәлне үзгәртә алмаган. Корановирус теркәлмәгән төбәкләр аз булса да бар.

Шуңа күрә кайдадыр катгый чикләүләр үтәлергә тиеш, ә кайдадыр югары әзерлек дәрәҗәсе сакланганда локаль, төгәл карарлар да җитеп тора. Бу үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк.

Шуңа бәйле рәвештә субъектларга, федерация субъектлары башлыкларына минем Указ буенча өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Агымдагы атна ахырына кадәр алар, кешеләрнең сәламәтлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итү, икътисадның һәм төп инфраструктураның тотрыклылыгын тәэмин итү ягыннан да, нәкъ менә алар территорияләре өчен оптималь булган профилактик чаралар җыелмасын билгеләргә тиеш булачак.

Ягъни, төбәкләр үзләре, объектив вәзгыятьтән чыгып, Федерация субъектында яки аның аерым муниципалитетларында Россия Президенты Указы нигезендә нинди режим кертелүе, нинди учреждениеләр һәм оешмалар үз эшчәнлекләрен туктатырга тиеш, ә гражданнар иминлеген катгый тәэмин иткән очракта, кайсысы эшчәнлеген дәвам итә алачагы турында карарлар кабул итәчәкләр.

Шуны да өстәп әйтәм, элеккеге кебек үк, хакимият органнары, өзлексез җитештерүче предприятиеләр, медицина учреждениеләре һәм даруханәләр, беренче чиратта кирәк булган товарлар кибетләре, тормыш тәэмин итүнең барлык хезмәтләре эшләячәк.

Система барлыкка китерүче предприятиеләр, шулай ук мәгариф, фәнни оешмалар өчен өстәмә чикләүләр кирәк булса, төбәкләр мондый карарны федераль хөкүмәт белән килештерергә тиеш булачак.

Бүген хакимиятнең төрле дәрәҗәләре: федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәләре арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү бик мөһим. Шуңа күрә федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләренә төбәкләр эшен җайга салырга кушылды. Бөтен мәгълүмат коронавирус белән көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советына керергә, анда эшкәртелергә, анализланырга һәм карарлар кабул иткәндә исәпкә алынырга тиеш.

Региональ хакимиятләрнең гамәлләре санитар-эпидемиология хезмәтләре белән мәҗбүри рәвештә килештерелергә тиеш. Төп критерий– Россия гражданнарының якланганлыгы, сәламәтлеге һәм иминлеге.

Ситуациянең үсешен исәпкә алып, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез һәм әгәр вәзгыять мөмкинлек бирсә, игълан ителгән эшләми торган көннәр чорын кыскарту ягына төзәтмәләр кертәчәкбез.

Тагын шуны әйтәсем килә, эпидемиягә каршы көрәш буенча чараларны тормышка ашырып, безгә  гражданнарның эш урыннарын һәм керемнәрен саклап калу мөһим икәнлеген онытмаска кирәк. 

Бу Хөкүмәт, төбәкләр, бизнес өчен уртак өстенлек. Нәтиҗәле, тотрыклы эшләүче икътисад безнең төп бурычларыбызны, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәл итү нигезендә ята.

Хөрмәтле Россия гражданнары! Алга таба да хакимият таләпләренә, табиблар һәм белгечләр киңәшләренә игътибарлы булуыгызны, үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм.

Кайбер очракларда безнең уртак җаваплылык һәм үзара ярдәмләшү хәлиткеч булды һәм шулай булып кала да. Бу атнаның кыска гына вакыты да безнең хәлне аңлавыбызны күрсәтте, без хәвеф-хәтәрләрне киметүгә ирештек. Без киләчәктә дә шулай ук килешеп һәм ышанычлы эшләячәкбез дип ышанам. Һәм иң мөһиме-киләчәккә ышаныч.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт булыгыз».

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 17:16