Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Яр Чаллыда 62/25 күпфатирлы йортта дезинфекция эшләрен оештыруны карады. Хәзерге вакытта Чаллыда көн саен 8 277 подъездның һәркайсында керү төркемнәрен, тотынгычларны, чүп-чар камераларын, домофон, лифтларны санитар эшкәртү үткәрелә.

"Электротехников" идарәче компаниясе эше турында компаниянең генераль директоры урынбасары Вячеслав Карпов сөйләде. «Бу йортта без кичә дә эшкәрттек. Бу хәтта халык арасында курку уятты. Коронавирус пандемиясе җиткәнче дымлы җыештыру айга ике тапкыр башкарылды, хәзер - көн саен. Беренче катларга аеруча өстенлек бирелә, чөнки нәкъ менә анда кеше күп йөри. Калган катларны ишегалларын җыештыручылар эшкәртә", - дип сөйләде Вячеслав Карпов. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, көнгә ике тапкыр санитар эшкәртү җәмәгать транспортында да үткәрелә: «Бу превентив чаралар коронавирус белән бернинди проблема булмасын өчен кирәк. Бүген вәзгыять контрольдә. Барыбыз да битлек киеп йөри, әле аны тегәбез дә. Барысы да куркынычны аңларга тиеш. Россия буенча саннарын күрәсез, тыныч вакытта без никадәр кешене югалтабыз"—, диде ул.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 17:17