Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген 56 нчы мәктәптә булды, анда битлекләр җитештерү эше оештырылды. Мәктәптә эшләүчеләр (директор урынбасарлары, укытучылар) хезмәт кабинетында шәхси саклану чаралары тегәләр. Әйтик, бу мәктәптә бер сменада ике йөзгә якын битлек җитештерелә.

Наил Мәһдиев хатын-кызларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәр җитәкчелеге автокалада коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык кирәкле чараларны күрә, дип билгеләп үтте. "Сез башкарган эшләр зур хөрмәткә лаек. Волонтерлар, бүген постта торучылар, социаль хезмәт күрсәтүчеләр сезнең битлекләрдән файдалана. Шуңа күрә сезгә чын күңелдән зур рәхмәт әйтәм. Сезнең бушка эшләвегезне аңлыйм, шулай да сезнең хезмәтегез матди яктан бәяләнәчәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Яр Чаллыда мондый битлекләр җитештерү белән 64 мәктәптә 305 хезмәткәр шөгыльләнә. Тегү өчен материаллар муниципаль бюджет хисабына сатып алынган.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда укытучылар көче белән 24 250 битлек әзерләнгән. Тегелгән битлекләр волонтерларга, полиция хезмәткәрләренә, белем бирү оешмалары, Росгвардия, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә таратыла.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 16:24