Мы в социальных сетях

 2020 елның 1 гыйнварыннан ел саен үткәрелүче декларация кампаниясе старт алды. 2020 елның 30 апреленә кадәр физик затларга 2019 елда алынган керемнәр турында 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тапшырырга кирәк. Әгәр салым түләүче 2019 елда минималь сроктан да ким булмаган милеккә ия булган мөлкәтне сатса,  кыйммәтле бүләкләр кабул иткән, лотереяда җиңгән, арендага биргән яки чит ил чыганакларыннан табыш алган булса НДФЛ буенча декларация тапшырырга кирәк.


2019 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру өчен «Декларация 2019» программасыннан файдаланырга мөмкин, ул Россия Федераль салым хезмәте сайтында www.nalog.ru ачык кулланылышта. Шулай ук «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша декларацияне тутырырга мөмкин.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 10:27