Мы в социальных сетях

2019 елда салым инспекциясе һәм Башкарма комитет тарафыннан 230 ведомствоара комиссия үткәрелде, аларда хезмәт хакының түбән булуы һәм бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре һәм физик затлар кеременә салым буенча булган бурычлар белән бәйле рәвештә, «күләгәле» хезмәт хакын легальләштерү мәсьәләләре буенча 2574 салым түләүче тыңланды.

Салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр иткәнчә, үткәрелгән комиссияләр нәтиҗәсендә 2447 салым түләүченең яки 95% тыңланган затлар күрсәткечләре яхшырган, шул исәптән: 834 эш бирүче хезмәт хакын арттырган, шуның нәтиҗәсендә бюджетка өстәмә рәвештә 109 млн сум кергән; 1 497 салым түләүче тарафыннан 228 млн сумнан артык бурыч түләнгән; башка нигезләр буенча тыңланган 136 салым түләүче өстәмә рәвештә бюджетка 27 млн сумнан артык акча күчергән.

Шәһәр Башкарма комитеты, Пенсия фонды һәм мәшгульлек үзәге белән үткәрелгән уртак рейд чаралары да уңай нәтиҗә биргән. Агымдагы ел башына 67 эш бирүче өстәмә рәвештә хезмәткәрләр белән 312 хезмәт килешүе төзегән.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 09:18