Мы в социальных сетях

Орган залында балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының «Творческое многоцветие» дип исемләнгән шәһәр башкару осталыгы фестиваленең Гала-концерты булды. Быел фестиваль программасы әһәмиятле тарихи вакыйгаларга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Шәһәр сәнгать мәктәпләренең 100дән артык укытучысы фестивальнең Гала-концерты программасында солистлар һәм иҗат коллективлары буларак катнашты. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә, сугыш чорына багышланган әсәрләр яңгырады. Республикабызның бай мәдәни мирасы татар композиторлары музыкасы һәм халык фольклорының якты үрнәкләре аша тәкъдим ителде. Матур традиция буенча фестиваль рәссамнарны, хореографларны, музыкантларны берләштерде, тамашачыларны яңа исемнәр белән таныштырды һәм инде яраткан артистлар чыгышлары белән шатландырды.

Җомга, 7 февраль 2020, 10:14