Мы в социальных сетях

Бүген 57 нче гимназиядә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу программасы буенча Франция делегациясе булып китте. Чаллы педагоглары спорт-сәламәтләндерү, сәнгать-эстетик һәм табигый-фәнни юнәлешләр буенча дәресләр күрсәттеләр. Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гимназия хоры кунакларны патриотик җырлар белән каршы алды. Франциянең булачак яшь белгечләре үзләре дә педагоглар оештырган мастер-классларда актив катнаштылар. Интеграцияләнгән рәсем сәнгате һәм рус теле дәресендә кунакларга гратаж һәм синквейн техникасында әни портретын әзерләргә тәкъдим ителде. Спорт дәресендә яшь белгечләр активлаштылар һәм физкультура укытучылары белән бергә биремнәрне бик теләп башкардылар.

Шулай ук Француз педагогларына мәктәп советыннан гимназия активистлары тәкъдим ителде. Кунаклар  аларның эшчәнлеге турында сораулар бирделәр.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль 2020, 17:05