Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районының Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Бочкарев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды. Котлауларга 18 нче мәктәп директоры Наил Гайнуллин һәм ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды.

Петр Иванович Татарстан Республикасының Минзәлә районы Юртово авылында туа. 1942 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар, хәрби әзерлектән соң Түбән Тагил шәһәренә җибәрәләр. Ул беренче Белорус фронтына танк полкына эләгә. 1944 елда авыр яралана һәм госпитальгә җибәрелә.

Сугыштан соң Петр Иванович туган авылына кайта, анда булачак тормыш иптәшен очрата. Гаилә Татарстан Республикасы Минзәлә районының Курья авылына күчеп килә, анда Петр Иванович «Заготзерно» комбинатында электромонтер булып эшли. 1972 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, «Татгидпроводхоз»ның Яр Чаллы филиалында электромонтер булып эшли. Петр Иванович дүрт бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль 2020, 16:19