Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының XXXVI утырышы узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Олег Коробченко, Марсель Мингалимов, Николай Атласов катнашты. Депутатлар Башкарма комитет җитәкчелеге белән берлектә көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карадылар.

2019 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрү датасы билгеләнде. Тыңлаулар 2 мартта 14:00 сәгатьтә мэрия залында узачак.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина 2020 елның 1 гыйнварыннан муниципаль учреждение җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартлары үзгәрә, дип билгеләп үтте. «Тәкъдим ителә торган системада хезмәт хакы структурасы оклад ягын арттыру өлешендә үзгәрде: 73% булды, 53,3% иде, шулай ук стимуллаштыру характерындагы түләүләрне киметү (27%), 46,7% иде. Уртача хезмәт хакы 10%ка арткан. Түләүләр республика бюджеты акчалары хисабына башкарылачак", - дип аңлатты финанслар идарәсе башлыгы. Хезмәт өчен түләүнең тәкъдим ителә торган оклад системасы буенча, окладларны һәм стимуллаштыручы түләүләрне билгеләгәндә, учреждение җитәкчеләренә учреждениедә хезмәткәрләр саны буенча гына исәпкә алыначак.

Башкарма комитетның кадрлар составында булган үзгәрешләр белән бәйле рәвештә "Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе" составына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, комиссия составына РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Евгений Кашихин кертелә. Комсомол районы комиссиясе составына Комсомол районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Устимов керәчәк; Үзәк район комиссиясе составына-Үзәк районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Бәдретдинов; Автозавод районы комиссиясе составына Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Галиуллин керде.

Моннан тыш, Шәһәр Советының «Яр Чаллы шәһәрендә муниципаль хезмәт турында»гы карары республика законнарына туры китерелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән ведомство башлыгы Надир Закиров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Яр Чаллыда җиде меңгә якын җинаять теркәлгән. 42 килограммнан артык наркотик матдә алынган. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 580 җинаять һәм 2000 административ хокук бозу, шулай ук 60 икътисадый юнәлештәге җинаять ачыкланган, шуларның 47се авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Законсыз азартлы уеннар оештырган һәм үткәргән өчен 4 җинаять эше кузгатылды. 14 мең литрга якын фальсификацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

"2020 елда төп тырышлык оешкан җинаятьчелеккә һәм экстремизмга каршы торуга, наркоманияне бетерүгә юнәлдереләчәк. Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек, яшьләр арасында формаль булмаган төркемнәрнең таралуы актуаль булып кала. Икътисад өлкәсендә иң беренче чиратта икътисадны үстерүгә бүлеп бирелә торган финанс чараларын яклау һәм эре инвестицион проектлар тора. Коррупциягә каршы катгый чаралар күреләчәк. Без әлеге юнәлешләр буенча эшләргә әзер", - диде Надир Закиров.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль 2020, 13:00