Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар дәвам итә. 53 нче мәктәпкә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев 38 һәм 39 комплекс халкы белән очраштылар.

Үзәк районындагы эш нәтиҗәләре турында район башлыгы Искәндәр Галимов сөйләде. Торак һәм шәһәр мохите проекты кысаларында 2019 елда район территориясендә гомуми суммасы 700 млн сумнан артык булган 58 торак йортка капиталь ремонт ясалган. "Республика бюджеты хисабына 16 комплексының Пушкин урамы буенча квартал эчендәге һәм җирле юлларда ремонт эшләре башкарылды. Хәсән Туфан проспекты буенча җәяүлеләр тротуары яңартылды", – дип искә төшерде Искәндәр Галимов.

"Узган ел без юллар белән актив шөгыльләндек. Соңгы биш елда без ел саен 2 млрд сумнан артык финанс ресурсларын җәлеп иттек. КАМАЗ төзелеше чорыннан бирле мондый актив юл ремонты һәм төзелеш Яр Чаллыда булганы юк иде. Быел юлларны һәм магистральләрне, квартал эчендәге юлларны ремонтлауга 2 млрд 250 млн сум һәм ишегалларындагы юлларны ремонтлауга өстәмә 2 млрд сум җәлеп итәбез. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өч ел дәвамында барлык ишегалларын тәртипкә китерү турында Карар кабул итте. Чаллыда алар 700гә якын. Быел 200дән артыгы тәртипкә китереләчәк, шулардан 65е Үзәк районында", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Наил Мәһдиев. "Мәхәллә" идарә компаниясе " ҖЧҖ генераль директоры Ришат Нуруллин 2019 елда 26 йортта 338 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелүен хәбәр итте. Шул исәптән 38, 39 комплекста 133 млн сумга.

Халык алдында шулай ук ТИҮ рәисләре Фидия Минһаҗиева һәм Мәдинә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Оператив хәл турында «Электротехнический» полиция бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров сөйләде.

"Без теге яки бу проблеманы, озакка сузмыйча хәл итәргә тырышабыз. Шәһәребезнең чиста, матур булуына омтылабыз", - дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев. 

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң битараф булмаган чаллылылар чыгыш ясаучылар белән фикер алыштылар, сораулар бирделәр.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль 2020, 13:19