Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында 8 февральдә «Татарстан чаңгы юлы – 2020» традицион ярышлары, 24 февральдә «Кама чаңгы марафоны» узачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов һәм Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Евгений Моргачев хәбәр итте.

Роман Насретдинов билгеләп үткәнчә, «Татарстан чаңгы юллары – 2020» агымдагы елның өч юбилей датасына – ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Чаллыга шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгына багышлана. Алар иң массакүләм санала һәм «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында уза, анда илнең 71 регионы катнаша.

«Ел саен Яр Чаллыда стартка 20 меңнән артык кеше чыга. Ярышларда катнашучылар өчен төрле озынлыктагы трассалар әзерләнгән: һәвәскәрләр өчен – ике һәм өч километрга, әзерлекләре булган кешеләр өчен – өч һәм биш километрга, ветераннар һәм мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен – 2 километрга», - дип аңлатты идарә башлыгы.

Катнашу өчен гаризалар 3-7 февральдә 9:00дан 16:30га кадәр Шахмат-шашка клубында кабул ителә. Моннан тыш, ярышлар башланырга бер сәгать кала да гариза бирергә мөмкин. Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин. 

Ярышлар программасы 9:15тә башлана. Беренче булып дистанциягә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгачак, аннары кызлар-егетләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар старт алачак. Чаңгы узышлары җитәкчеләр, ветераннар һәм мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар ярышы белән тәмамланачак. Спорт бәйрәмен ачу тантанасы 11:00 сәгатькә планлаштырыла.

Ул шулай ук «Кама чаңгы марафоны» 19 тапкыр үткәрелүен хәбәр итте. «Быел ул Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Евгений Александрович Моргачев призларына узачак. Оештыручылар – шәһәр Башкарма комитеты, ТРның һәм Яр Чаллы шәһәренең чаңгы узышлары һәм биатлон федерацияләре. Трассалар 10, 15, 20, 30 һәм 50 километрга әзерләнәчәк. 50 километр – ул төп көрәш җәелдереләчәк легендар марафон трассасы», – дип ассызыклады идарә башлыгы.

Евгений Моргачев үз чиратында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ярышларның старт зонасында ярышка әзерлек бара. "Быелгы сезонның аерым үзенчәлеге булып электрон исәп-хисап һәм нәтиҗәләрне эшкәртү тора. Нәтиҗәләр тиз арада исәпләнәчәк. Катнашучыларның һәркайсы старт номеры белән бергә чип алачак. Табло булса, нәтиҗәләрне анда күрергә мөмкин булыр иде", - дип хәбәр итте ул. 

Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Башта егетләр һәм кызлар, аннары ир-атлар һәм хатын-кызлар 50 километрга йөгерәчәк. Җиңүчеләр кубоклар, грамоталар, бүләкләргә ия булачак. Ярышларның гомуми приз фонды – 200 мең сум. Һәр катнашучыга истәлекле медальләр тапшырылачак. Катнашучыларның номерлары да үзләренә истәлеккә калачак.

Җомга, 7 февраль 2020, 08:22