Мы в социальных сетях

7 февраль көнне 18:00 сәгатьтә "Метро" мәдәни белем бирү проекты базасында «Вслух» дип исемләнгән әдәби кичә оештырыла. Проект үз концепциясен үзгәртте һәм хәзер әдәбият сөючеләр "Апрель укуларында" гына түгел, ә ешрак күрешә алачак. Әдәби кичәләр – Яр Чаллының иң җанлы атмосфера тудырган чараларының берсе. 

Классикадан тыш, импровизацияләнгән сәхнәдә шигырь юллары да, яраткан җырларның көйләре дә яңгырый. Бу юлы оештыручылар (балалар оешмалары Советы) сәяхәт атмосферасына чумарга тәкъдим итә.

Кичәнең берничә кызыклы мизгелләре: кем сәяхәт итәргә һәм төрле шәһәрләрдән кызыклы әйберләр җыярга ярата, аларга ул әйберләрне чарага алып килергә һәм башкалар белән уртаклашырга тәкъдим ителә. Лотерея кысаларында сәяхәттә җыелган әйберләрнең бер өлеше уйнатылачак. Кичә кысаларында башкалар белән үз китапларыңны алмашырга мөмкин булачак. Яңа традиция – иң яхшы шигырь сөйләүчене сайлау. Бу юлы иң яхшы шигырь укучылар конкурсы сәяхәтләргә һәм алар белән бәйле нәрсәләргә багышланачак.

Җомга, 7 февраль 2020, 09:12