Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә 2019 елда Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Доклад белән Яр Чаллы шәһәре буенча ТР ГТХМ идарәсе башлыгы Рафаил Зыятдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Гражданнар оборонасы, шулай ук шәһәрнең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының төп тырышлыгы Гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга, табигый һәм техноген характердагы хәлләрнең хәвеф-хәтәрләрен киметүгә һәм нәтиҗәләрен йомшартуга, халыкның иминлеген тәэмин итүгә, оборона потенциалын ныгытуга, тотрыклы социаль-икътисадый үсешкә, шулай ук тыныч һәм хәрби вакытта халыкны яклау системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән белемнәрне, күнекмәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. 

Чара кысаларында хезмәтнең иң яхшы вәкилләренә бүләкләр тапшырылды. Гражданнар оборонасы, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча «КАМАЗ» ГАҖ, «Таттелеком» ГАҖ филиалы, Яр Чаллы ЗУЭСы,  Түбән Кама ГЭСы «Татэнерго» АҖ филиалыЧаллы ТЭЦ «Татэнерго» АҖ филиалы, «Челны-Холод» АҖ филиалы,«Булгарпиво», «Газпром трансгаз Казан», «Челныгаз»; Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе; «Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе»; «Горкоммунхоз» ААҖ филиалы; Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе кебек оешмалары билгеләп үтелде. Уку процессын оештыру һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» дисциплинасы буенча укыту-матди базаны камилләштерүгә юнәлдерелгән смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча 29 нчы гимназия, 25 нче, 9 һәм 3 нче мәктәпләр иң яхшылары дип табылды.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 09:00