Мы в социальных сетях

 26 февраль көнне «Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Йөрәк хәтере» интеллектуаль марафоны узачак. Марафонда катнашу өчен 10 нчы сыйныф укучылары чакырыла, беренче сайлап алу уены 26 февральдә 15:00 сәгатьтә автокаланың Комсомол районы, шулай ук Тукай районы мәктәпләре укучылары өчен оештырыла. Март аенда Үзәк һәм Автозавод районнары өчен сайлап алу уеннары үтәчәк, ә апрель аенда иң яхшы командалар арасында финал узачак. Сайлап алу уеннарының темасы: «Мин хәтерлим, мин горурланам» (сугыш вакыйгалары, сугыш бүләкләре, сугыш музыкасы һәм поэзиясе). 

Финалның темасы: "Хәтер солдатлары" – Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышлары каһарманнары, Бөек Ватан сугышы техникасы, заманча хәрби техника. 

 Конкурс турында нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнвар 2020, 17:05