Мы в социальных сетях

Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча комиссия утырышы шәһәр мэриясендә узды. Аларны Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлмәнов рәислегендә шәһәр комиссиясе үткәрде.

Җәмәгать тыңлауларында җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү белән бәйле җиде документ каралды. Аларның өчесе «ТАИФ-НК АЗС» компаниясеннән җир кишәрлеген «ягулык салу станциясе»ннән «юл сервисы объектлары»на үзгәртү үтенече буенча иде. Кибет ачу өчен җир участогының максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза белән Академик Королев, Кооператив һәм Гагарин урамнарындагы объектларның милекчеләре мөрәҗәгать итте. 

Академик Королев урамындагы автомобиль юу салоны хуҗасы кибетне үз объекты территориясендә урнаштырырга теләгән. «Сез бу объектта сәүдә итүгә рөхсәт алдыгызмы? Бүгенге көндә сезнең максатчан билгеләнешегез автомобиль юу белән сервис-техник хезмәт күрсәтү буларак билгеләнгән, тик фотографияләр буенча мин объектта автотоварлар кибете булуын күрәм. Сез объектыгызның билгеләнеше башка, шуңа күрә анда кибет булырга тиеш түгел", - дип аңлатты Ленар Сәлмәнов һәм моның өчен бинаны реконструкцияләү кирәк, дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, җәмәгать тыңлауларында башка берничә гариза каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия бәяләмә әзерләячәк, ул массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Яр Чаллы мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылачак. Әлеге беркетмә карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнвар 2020, 16:31