Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 февральдән Яр Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре арасында «Ел лидеры» шәһәр конкурсы узачак. 2020 елда «XXI гасыр лидеры» конкурсының шәһәр этабы Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгына, Россиядә Хәтер һәм Дан елына багышлана. 

Чаллыда конкурс 2006 елдан бирле уза. Бу вакыт эчендә анда 700дән артык талантлы лидер, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Ел саен конкурста җиңүчеләр республика һәм федераль дәрәҗәләрдә шәһәр данын яклый, шәһәр копилкасын яңа җиңүләр белән тулыландыра.

Конкурста халыкара, гомумроссия, төбәкара, төбәк, җирле яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша: балалар иҗтимагый/иреклеләр берләшмәләре лидерлары(11 яшьтән 13 яшькә кадәр); яшьләр иҗтимагый/ирекле берләшмәләре лидерлары (14тән 18 яшькә кадәр); яшьләр иҗтимагый/иреклеләр берләшмәләре лидерлары (19дан 30 яшькә кадәр); югары/урта махсус уку йортлары студентлар берләшмәләре лидерлары; балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре.

Җиңүчеләр 2020 елның октябрендә Казан шәһәрендә «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре бәйгесенең республика этабында катнашуга тәкъдим ителәчәк. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар бу елның  25 февраленә кадәр www.lider-chelny.ru рәсми сайтында кабул ителә. 

Сишәмбе, 4 февраль 2020, 11:12