Мы в социальных сетях

Бүген Мәскәүдә, цифрлы платформалар ярдәмендә Россиядә туризм тармагын үстерүгә багышланган чара кысаларында, «Прошагай город» проектына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, РФ моношәһәрләр фонды генераль директоры Ирина Макиева, Россиядә Google башлыгы Юлия Соловьева һәм проект лидер-моношәһәрләр башлыклары катнашында ясалды. Чарада Яр Чаллыны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тәкъдим итте.

«Прошагай город» проектына йомгак ясау кысаларында 10 моношәһәр башлыгын истәлекле дипломнар белән бүләкләү булды, квест аеруча нәтиҗәле узган шәһәрләр арасыннан: Яр Чаллы, 

Сатка, Верхняя Пышма, Выкса, Невинномысск, Новокузнецк, Сарапул, Тольятти, Тутаев һәм Удомляны атарга була.

"Шәһәрләр үсешенә комплекслы ярдәм күрсәтү-яңа инфраструктураны һәм җитештерүне финанслау гына түгел, ә финанс ярдәменең төрле форматлары да. Без Google компаниясе белән бергә башлаган «Прошагай город» проекты – шундыйларның берсе. Ул халыкны туган шәһәрен үстерүгә җәлеп итеп кенә калмый, аның туристлык потенциалын да ача. Аның кече шәһәрләр чикләренә атлавы һәм яңа партнерлар җәлеп итүе бу эшне дәвам итәргә кирәклекне аңлата", - дип билгеләп үтте РФ ВЭБ рәисе Игорь Шувалов. 

"Без акция үткәрүнең реаль практик нәтиҗәсен күрдек: кече бизнесны өстәмә үстерү, туристлар агымы арту, халыкны шәһәр тәртибенә җәлеп итү. Шунысы мөһим, катнашучы шәһәрләр дә моны сизде. Быел безнең планнарыбыз 1000нән дә ким булмаган шәһәрләрне узу. Игорь Шувалов шундый йөкләмә бирде", - дип сөйләде РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары, РФ моношәһәрләр фонды генераль директоры Ирина Макиева.

Акция барышында онлайн-карталарга 4 меңнән артык яңа объект төшерелгән. Аларның 700дән артыгы-моношәһәрләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләр активлыкның артуын һәм килүчеләр санының уртача 10%ка үсүен билгеләп үттеләр. Моннан тыш, квест үткәрү нәтиҗәсендә моношәһәргә туристлар агымы күбәйгән. Шулай итеп, шәһәрләргә экскурсияләр белән оешкан төстә килә торган туристлар саны 15%ка, моношәһәрләрдәге чараларга килүчеләр саны 17%ка арткан.

Онлайн-карталардан файдаланучыларның акциядә катнашучы шәһәрләр белән кызыксынуы 22%ка үсеш алган, төбәк шәһәрләрендәге рестораннар, кунакханәләр һәм музейларның оффлайн аудиториясе дә арткан дигән сүз. Аерым алганда, эре моношәһәрләр арасында Башкортостан Республикасының Благовещенск шәһәре лидер булып тора-шәһәр белән кызыксыну 62%ка арткан. Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск һәм Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрләренә потенциаль туристларның саны 26%ка арткан. Татарстан Республикасының Чаллы шәһәренә – 16% ка, Самара өлкәсенә – 15%ка.

Чара барышында Тверь шәһәре белән телекүпер оештырылды. Бер ел дигәндә әлеге проектка 170тән артык шәһәр кушылган, шуларның 11е – эре өлкә үзәкләре.

Чәршәмбе, 29 гыйнвар 2020, 15:54