Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.

Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае фойесында Тарихи туган якны өйрәнү музее һәм картиналар галереясе көче белән Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәренең барлыкка килү тарихына багышланган күргәзмә оештырылды.

Тантананың рәсми өлеше башланыр алдыннан залга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Яр Чаллы шәһәре флагы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды, Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.

Чарада катнашучыларны Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламләде. «Бүген безнең күпмилләтле тату гаиләдә зур бәйрәм – Яр Чаллыда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу тантаналы рәвештә ачыла. 2019 елның 19 декабрендә Казанда Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика җәмәгатьчелеге белән берлектә елга рәсми старт бирде. Тантаналар эстафетасын Татарстан муниципаль берәмлекләре кабул итеп алды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында республикабызның туган көненә багышланган тантаналы чаралар үткәрелә. 

Яр Чаллы – кабатланмас язмышлы шәһәр. Ул республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертте. Без үз тарихыбыз белән, КАМАЗ белән горурланабыз. Әмма, иң мөһиме, без буш кырда илебездә иң эре автомобиль заводы һәм матур заманча шәһәр төзегән кешеләр белән горурланабыз. Чаллыдагы кебек дус, бердәм һәм максатчан кешеләр беркайда да юк», - диде ул, залны көчле алкышларга күмеп.

Шәһәр башлыгы узган гасырда бөек төзелешнең башында торучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Наил Мәһдиев ветераннарны хезмәт казанышлары шәһәрлеләрнең хәзерге буыны көче белән елдан-ел артачак, дип ышандырды. "Бүген шәһәрдә башкарылган эшләр сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз кулы белән эшләнә. Юллар, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Без сезнең белән бергә соңгы елларда Россия президенты Владимир Владимирович Путин, Федераль хөкүмәт ярдәме, Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси ярдәме белән автокаланың икътисад структурасы үзгәрүен, яраткан шәһәребезнең үзгәрүен күрәбез.

Мин барыбыз бергә Татарстанның гасырлык юбилеен яңа хезмәт уңышлары белән каршылавыбызны теләр идем. Алга таба да шәһәребезне  төзекләндерелүгә бергәләп шатлансак иде. Безнең планда татар һәм рус драма театрларын, тагын бер ябык боз сараен, ябык футбол манежын төзү бар. Быел тагын бер мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзелешен башлыйбыз. Чаллыда яшәү һәм эшләү уңайлы булсын өчен, без кулдан килгәннең барсын да эшләрбез.

Кадерле дуслар, Шәһәр Советы депутатлары һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйм",– диде Наил Мәһдиев, Дәүләт бүләкләре тапшыру процедурасын башлап.

Татарстанда истәлекле датага махсус яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале гамәлгә кертелде. Ул Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга, мәдәни һәм рухи мирасны арттыруга зур өлеш керткән татарстанлыларга тапшырыла. Бу бүләкнең беренче лауреаты –Татарстан Республикасының беренче президенты, хәзер ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев булды.

Тантаналы чара барышында шәһәребезнең иҗат коллективлары башкаруында музыкаль композицияләр яңгырады.

Тантанадан фоторепортажны Вконтактындагы "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә карый аласыз.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 18:27