Мы в социальных сетях

 11 февральдә Яр Чаллының «Яр буе» паркы мәйданында 11 нче шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узачак. Стартка шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чыгачак, егетләр өчен 3км га 3шәр тапкыр, кызларга 2км га 3шәр тапкыр эстафета узарга туры киләчәк. Команда составына өч кыз һәм өч егет керә. Гаризалар 5 февральгә кадәр шәһәр Студентлар Советы gsschelny@mail.ru почтасына кабул ителә.  Чаңгы ярышлары Спартакиада кысаларында өченче ярыш булачак. 

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнвар 2020, 08:35