Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә "Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" Шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Кертелә торган үзгәрешләр буенча Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Эльвира Альменеева сөйләде.

Үзгәрешләр РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә якын-тирә территорияләрне оештыру, карап тоту һәм җыештыру эшенә кагыла. "Физик, юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, милек хокукында, аренда һәм башка мәҗбүри хокукта булган җир кишәрлеген һәм якын-тирә территорияне, шулай ук биналар, корылмаларны мөстәкыйль рәвештә үз акчалары хисабына яисә махсус оешмаларны үз акчалары хисабына җәлеп итү юлы белән карап тотуны һәм җыештыруны гамәлгә ашыралар", - дип аңлатты спикер.

Шулай ук җәмәгать тыңлауларында мәгълүмат конструкцияләрен һәм биналарның алгы якларында, түбәләрендә табличкалар урнаштыру кагыйдәләрен карадылар. Архитектура, дизайн һәм реклама бүлеге башлыгы Марина Воронко кондиционерлар һәм антенналар урнаштыруны күпфатирлы йорт милекчеләре һәм Башкарма комитет белән килештерергә кирәк, дип билгеләп үтте.

«Шәһәр халкына комачаулаган очракларда без җентекләп тикшерәчәкбез. Кондиционерлар төрле куәтле була, ул электр энергиясенә көчәнеш бирергә мөмкин. Шәһәрнең эстетик өлеше дә моннан зыян күрә», - дип ассызыклады Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев.

Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча, кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, комиссия бәяләмә әзерли, ул, халык алдында тыңлаулар беркетмәсе белән бергә, карар кабул итү яки аны кире кагу һәм эшләп бетерүгә җибәрү өчен, муниципаль берәмлек башлыгына юлланачак. Биш көн эчендә әлеге мәгълүмат «Челнинские известия» һәм «Шәһри Чаллы» газеталарында, шулай ук шәһәр сайтында басылып чыгачак.

Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 16:10