Мы в социальных сетях

 Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2020» раллиенда алтын һәм көмеш медаль яулады. Бүген Согуд Гарәбстанында халыкара ралли-марафонның уникенче йомгаклау этабы, ул Харад-Киддия маршруты буенча узды. Уникенче этапта иң яхшы вакытны Андрей Каргинов экипажы күрсәтте, ул «Дакар»да ике тапкыр җиңүче булды. Антон Шибалов экипажы узышта "көмеш" яулады. "КАМАЗ-мастер" командасы 17 тапкыр раллида җиңүче булды.

Җомга, 17 гыйнвар 2020, 13:22