Мы в социальных сетях

Автозавод районының Җиңү паркында Яңа ел чыршысы ачылды. Бәйрәм программасын Кыш бабай һәм Кар кызларының тантаналы парады ачып җибәрде. Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын сәламләде. "ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев куйган барлык бурычлар да тулысынча үтәлде" - диде ул һәм барысын да Яңа ел белән котлады, якынлашып килүче 2020 елда сәламәтлек һәм бәхет теләде. Аның котлауларына шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев та кушылды.

Концерт программасында тамашачылар өчен "Эврика" үзәге, "КАМАЗ" мәдәният сарае, 17 нче балалар хореография мәктәбе артистлары һәм коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар артистларның утлы фаер-шоу чыгышларын сокланып карады. «Ак аю», Гном, Шоколад һ.б. персонажлар балалар һәм аларның әти-әниләре белән күңел ачты. Сәхнәдә «Яңа ел маскарад костюмы» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Шәһәр халкын бәйрәм салюты сөендерде.

Якшәмбе, 22 декабрь 2019, 08:40