Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Үзмәшгульләр Раштуа ярминкәсе" уздырды. Чаллылылар үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен "Омега" һәм Sunrise City сәүдә үзәкләрендә тәкъдим иттеләр. Биредә кулдан эшләнгән аксессуарлар, яңа елга бүләкләре, тәм-томнар һ.б. товарлар сатып алырга була. Матурлык, фитнес, балалар күңел ачу, репетиторлык, психология, дизайн һәм юриспруденция өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярминкәне карап чыкты һәм үзмәшгуль чаллылылар белән аралашты: "Бүген, 2020 ел алдыннан, без менә шундый форматта, үзмәшгульләр чакыруы буенча килдек.

 2019 елның 1 гыйнварыннан РФнең дүрт субъекты - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан үзмәшгульләр белән бәйле аерым экспериментта катнаша. Яр Чаллы башкалардан аерылып торучы шәһәр. Биредә безнең инициативалы, креатив карашлы, үз-үзләренә ышанучы  ватандашларыбыз яши, эш алып бара", - диде мэр.

Мэр белән аралашу барышында Чаллы эшмәкәрләре алга таба планнары белән уртаклаштылар һәм шәһәр башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 

Раштуа ярминкәсе 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Шимбә, 21 декабрь 2019, 13:34