Мы в социальных сетях

Картиналар галереясының кече залында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Ленар Әхмәтовның "Бер яклы хәрәкәт" исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә рәссам иҗатының 20 еллык нәтиҗәсе булып тора. "Бер яклы хәрәкәт" - ул Чаллы картиналар галереясында беренче шәхси күргәзмә. Күргәзмәдә төрле техникаларда эшләнгән, аларның кайберләре авторлык әсәрләрен үз эченә алган 37 иҗади эштә чагылыш тапкан. Күргәзмәне Рок мәктәбе музыкантлары Underground Rock School ачтылар. Заманча музыкаль әсәрләр һәм җырлар күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр белән бергә үрелеп барды.

Рәссам дүрт зур проект булдырган: беренчесе – Винтаж графика, «фантома» сериясе; икенчесе - «Аңны инкрустацияләү», пыяла белән эшләү авторлык техникасы, өченчесе - доллар форматындагы «Субкультуралы валюта» әсәрләре, дүртенчесе - калай тәлинкәләрендә сызыкча графика. Ленар Әхмәтов әсәрләре дәүләт музейларында тупланган, Татарстан Республикасы галереяларында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Ачылышта котлау сүзләре белән эшләр авторының дуслары чыгыш ясады. Күргәзмә 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 21 декабрь 2019, 09:48