Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр  Чаллыда Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, «Нур» яшьләр үзәгенең студентлар үзидарәләре ярдәмендә шәһәр студентлар советы тарафыннан ел саен оештырылып килүче «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды.

"Кызганычка каршы, Яңа ел алдыннан һәр бала да көтеп алынган бүләгенә ия була алмый, шуңа бәйле рәвештә без барлык битараф булмаган студентларны һәм шәһәр халкын анда катнашырга чакырабыз. Акция инде 10 елдан артык үткәрелә һәм елдан-ел киңрәк колач җәя", - ди оешма рәисе Денис Идрисов. 

Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең нәни пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авырулы балаларга тапшырылачак. 

10-23 декабрьдә югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәм "Нур" яшьләр үзәгендә Яңа ел бүләкләре (тәм-томнар, йомшак уенчыклар һ. б.) җыю булачак.

Шимбә, 21 декабрь 2019, 09:12