Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тиз үсүче шәһәрләрнең гомуми рейтингында Яр Чаллы җиденче урынны алды. Тикшеренүдә Россиянең 37 шәһәре катнашты. "РБК тикшеренүләр базарлар" аналитик төркеме, «Россия төбәкләре» медиа-холдингы «ПЭК» транспорт компаниясе белән берлектә Россиянең иң тиз үсә торган шәһәрләре рейтингын әзерләделәр. Аңа 500 меңнән артык халкы булган шәһәрләр керде. 

Автокаланың «Бизнес өчен җәлеп итүчәнлек» күрсәткече башка шәһәрләр арасында беренче урынга чыкты. Дүртенче урын «Эшмәкәрлек активлыгы» өчен бирелде. 

Рейтингны төзегәндә шәһәрләрнең социаль-икътисадый үсешенең иң мөһим критерийлары исәпкә алынды, алар тугыз төркемгә берләштерелде: демография, эш белән тәэмин итү һәм хезмәт хакы, эшмәкәрлек активлыгы, кулланучылар активлыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, җинаятьчелек һәм шәһәрнең бизнес алып бару өчен җәлеп итүчәнлеге. Рейтинг төзегәндә барлыгы 33 критерий исәпкә алынды. Беренчел мәгълүмат чыганагы булып, муниципаль статистика мәгълүматлары базасы тора, моннан тыш, СПАРК Интерфакс, FIRA, «ПЭК» компаниясе һ.б. чыганаклардан мәгълүматлар кулланылды.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 09:02