Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пассажирларның онлайн тавыш бирүе башланды инде, чаллылылар биредә күрсәтелгән сылтама буенча узып, Бигеш аэропорты өчен тавыш бирә алалар. Өч ел рәттән Бигеш аэропорты үз категориясендә «Иң яхшы аэропорт» премиясенең төп номинациясендә җиңү яулады (2015, 2016, 2018 еллар), «Иң яхшы аэропорт 2017» номинациясендә көмеш призер булды, ә 2018 елда авиакомпанияләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018» һәм журналистларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018» номинацияләрендә бүләкләргә лаек булды. «Россиянең һава капкалары» премиясе гражданнар авиациясе инфраструктурасының илкүләм күргәзмәсен оештыру комитеты (NAIS), һава транспорты федераль агентлыгы һәм AVIA.RU тармак порталы тарафыннан гамәлгә куелды. Җиңүчеләрне, премия лауреатларын игълан итү һәм бүләкләр тапшыру гражданнар авиациясе инфраструктурасының илкүләм күргәзмәсе кысаларында 2020 елның 5 февралендә узачак.

Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 17:18