Үзәк район хакимияте "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрде. Турнирда 50дән артык чаллылы катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: шахмат ярышында (ир-атлар турниры) Александр Коренчук; шулай ук хатын-кызлар турнирында Найлә Гарифҗанова; шашка (ир-атлар турниры) Ренат Мусин; шашка (хатын-кызлар турниры) Рузалия Ахунова. Турнирның барлык җиңүчеләре һәм катнашучылары истәлекле бүләкләр алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 17:00