Мы в социальных сетях

Россия Федерациясендә, ил территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә, 2014 елның 3 декабрендә Билгесез Солдат көне, 2007 елдан 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

Бу истәлекле даталар буыннарның дәвамчанлыгын тәэмин итү, яшьләрдә Россия тарихы белән кызыксынуны үстерү һәм Ватаныбызның героик үткәне турындагы истәлекләрне саклау өчен мөһим. Ватан Геройлары көне алдыннан Автозавод районында тематик чаралар узды: батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, хәтер дәресләре, лекцияләр, тарихи презентацияләр, эзләнү материаллары күргәзмәләре, очрашулар-әңгәмәләр, музей дәресләре, акцияләр, хәрби-тарихи музейларга экскурсияләр, тантаналы линейкалар, концерт программалары, яшь армиячеләр слетлары, шигырь сөйләүчеләр конкурслары, Строй смотрлары һәм башкалар.

Сугышчылар батырлыгы истәлегенә 19, 23, 24, 27, 28, 32, 33, 37, 40, 42, 43, 48, 49, 52, 55, 77, 79 нчы мәктәп укучылары һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Техник көллият һәм  В.Д. Поташов исемендәге Кама техник-икътисад көллияте студентлары Боровецкое авылында урнашкан яу кырында һәлак булган кешеләр обелискына һәм Җиңү Паркында Советлар Союзы Геройларының бюстларына чәчәкләр салдылар.


Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 16:50