Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә даими рәвештә балалар эшләре күргәзмәләре уза. Менә инде ел дәвамында чаллылылар Казан балалар мәктәбе белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.

Бүген Яр Чаллыда Казан шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Экспозициядә 17 иң яхшы эш тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең максаты – республиканың башка сәнгать мәктәпләреннән килгән яшь талантларның иҗаты белән танышу. Казан мәгариф учреждениесе 1940 елда оешкан һәм Казан сәнгать училищесының өченче катында урнашкан. Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбе республика башкаласының иң матур биналарының берсендә - «Әкият» балалар үзәге бинасында урнашкан.


Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 14:10