Мы в социальных сетях
Чаллының «PROTIGERS» бию командасы Бөекбританиядә узган заманча биюләр буенча халыкара чемпионатта икенче урынны алды. BDO Street Dance ярышлары Телфорд шәһәрендә үтте. Чаллы биючеләре "under 16" категориясендә катнашты. Бу категориядә төрле илләрдән барлыгы 13 команда көч сынашты. Яр Чаллының бию командасын 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 15 катнашучы тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, BDO - хәзерге бию буенча 10 меңнән артык катнашучы булган иң төп Европа чемпионатларының берсе.

Бүләкләү тантанасына команда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре флаглары белән чыкты.

Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 17:05