Мы в социальных сетях

Бүген 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә шул уку йортының һәм 33 нче урта мәктәбенең 1-4-нче сыйныф укучылары арасында үзешчән сәнгать бәйгесе узды, анда 54 кеше катнашты. Барлыгы 13 номер тәкъдим ителде. "Вокал" номинациясендә - Гарифуллина Нәзилә, "Хореография" номинациясендә - Ковчина София, "Нәфис сүз" номинациясендә - Аскаров Аяз һәм Васенькина Мария, "Музыкаль инструментларда уйнау" номинациясендә – Вәлиев Илфат җиңүчеләр булды. 

Барлык катнашучылар да грамоталар белән, җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә үзешчән сәнгать бәйгесе узды

Җомга, 29 ноябрь 2019, 16:51