Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алыштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм аннан баш тарту турындагы уведомлениеләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.

Хәзер дәүләтнеке булмаган пенсия фондында, КФҮтә мондый гаризалар кабул ителми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны икенчесенә алыштырырга Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөмкин.

Тупланган акчаларны югалтуларсыз күчерү 5 елга бер тапкырдан да ешрак булырга тиеш түгел, алайса булачак пенсионер инвестиция керемен югалту куркынычы бар. 2019 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү бары тик 2015 елда башка иминиятчегә күчкән гражданнарга гына отышлы. Әйтик, иминиятләштерүчене алмаштыру турында гаризаны 2014 елда язганнар, ә 2015 елда – сезнең гаризагыз буенча акча башка фондка күчкән икән, бу вакытта инвестиция керемен саклап калу өчен, гаризаны 2019 елда язарга кирәк, ә 2020 елда күчерәчәкләр.

Калган барлык очракларда, сүз вакытыннан алда күчү турында бара, күчерү агымдагы елга  ким дигәндә инвестиция керемен югалту белән яныйГражданинның иминиятчесе россия пенсия Фонды  булса, идарәче компанияне ел саен инвестиция югалтуларсыз үзгәртергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнарда, шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программасында катнашучыларда формалаша.

Шимбә, 30 ноябрь 2019, 08:30