Мы в социальных сетях

29 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Яр Чаллыда инвалидлар декадасына багышланган «Янәшә генә бул» акциясе узачак. Акциядә катнашу өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән бер яки берничә кешегә барып, аларга йорт буенча ярдәм күрсәтергә кирәк. Хисап һәм фотоны 11 декабрьдән дә соңга калмыйча crd_chelny@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә, шулай ук  https://vk.com/crd_chelny Вконтакте төркемендә башкарылган эш турында пост калдырырга кирәк. Отрядның исемен һәм учреждениесен күрсәтү зарур. Барлык катнашучылар да рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Шимбә, 30 ноябрь 2019, 09:17