Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек башланды. 4 декабрьдә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау сочинениесы (инша) үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, язма эш урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булып тора. Укучыларга биш юнәлеш буенча темалар билгеләнгән. Иншаларның конкрет темалары чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан башланганчы 15 минут кала билгеле булачак. 

Йомгаклау сочинениесы (инша) 10:00 сәгатьтә башлана, аны язуга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Инша ике таләп (күләм һәм мөстәкыйльлек) һәм биш критерий буенча бәяләнәчәк («Темага якын килү»; «Аргументация. Әдәби материалны җәлеп итү», «Композиция һәм фикер алышу логикасы», «Язмача тасвирлау сыйфаты», «Грамоталылык»). Йомгаклау сочинениесының (инша) нәтиҗәсе «зачет» яки «незачет» булачак. Бердәм дәүләт имтиханын һәм чыгарылыш дәүләт имтиханын тапшыру бары тик биремне үтәгән чыгарылыш сыйныф укучыларына гына рөхсәт ителә. Йомгаклау иншасы үткәрелгән көнне катнашучылар үзләре белән шәхесне раслаучы документ һәм кара төстә язучы гель ручкалары булырга тиеш. Йомгаклау сочинениесын (инша) үткәрү буенча методик рекомендацияләр, видеороликларны биредә карарга мөмкин. Тулырак мәгълүмат алу өчен Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсендә 30-57-29 телефоны буенча «кайнар линия» эшли.

Якшәмбе, 1 декабрь 2019, 15:24