Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә 38 нче мәктәптә "Кызыл канәфер" гражданлык һәм патриотик җырлар шәһәр конкурсының сайлап алу туры узачак. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның, яшүсмерләр-яшьләр клубларының Яшь Армия отрядлары «Ялгыз җырлау» һәм «Ансамбльдә җырлау» номинацияләрендә катнаша ала.

Яшь категорияләре: «Ялгыз җырлау» номинациясендә кече төркем (7-13 яшь), урта төркем (14-15 яшь), өлкән төркем (16-18 яшь); «Ансамбльдә җырлау: урта төркем (14-15 яшь), өлкән төркем (16-18 яшь). 29 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә 38 нче мәктәптә конкурсның финалы һәм бүләкләү тантанасы узачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнәчәк. Конкурста катнашучыларга актив катнашкан өчен электрон почта буенча дипломнар җибәреләчәк. "Кызыл канәфер" вокаль конкурсы Яр Чаллының ЮНАРМИЯ бүлеге планын һәм «Йолдыз» шәһәр хәрби-патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 10:41